8 март көнне Аксубай районының гүзәл затлары Халыкара хатын-кызлар көнен – яз һәм матурлык бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Якынлашып килүче бәйрәм хөрмәтенә район газетасы редакциясе aksubayevo.ru сатында “Яз кебек матур” фотобәйгесен башлап җибәрә!
Бәйгедә катнашу өчен «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасының webselnew@gmail.com электрон адресына фото* җибәрергә кирәк. Хат темасында фотода сурәтләнгән хатын-кызның исем-фамилиясен һәм элемтәгә керү өчен хат юллаучының телефон номерын күрсәтергә кирәк.
Фотографияләр җыю 6 мартка кадәр үткәрелә.
Тавыш бирү 7 мартта 00:00 сәгатьтә aksubayevo.ru сайтында башлана.
Тавыш бирү 8 март көнне 09:00 сәгатьтә тәмамлана.
Катнашучыларның яше мөһим түгел. Бу, кечкенә кызчык та, өлкән яшьтәге хатын-кыз да булырга мөмкин. Шуңа күрә үзегезнең сөйгәннәрегезнең, дусларыгызның, әниләрегезнең фотоларын һәм, әлбәттә инде, үзегезнең фотосурәтегезне җибәрергә мөмкин.
Бәйгедә җиңүче булып, фотоны җибәрүче түгел, ә фотода сурәтләнгән хатын-кыз саналачак. Фотобәйге җиңүчесе безнең иганәчебез – чәчәкләр кибетеннән бүләк алачак. Бүләк район газетасы редакциясендә булачак.
Бәйге нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
Реклама, 12+
Акциянең вакыты: 2022 елның 4 мартыннан 2022 елның 8 мартына кадәр.
Нет комментариев