Яшәүне бераз гына булса да күңелле һәм мавыктыргыч итү өчен
Соңгы яңалыклар

Яшәүне бераз гына булса да күңелле һәм мавыктыргыч итү өчен

Җәмгыятьтә картлар йортларына мөнәсәбәт төрлечә. Мондый учреждениеләрдә яшәү шартлары түбән, аның диварлары шыксыз, моңсу, бетмәс сагыш белән тулган дигән фикер дә сакланып килә.

Күпләр, гаилә җылысы бернинди профессиональ тәрбияне дә алмаштыра алмый дип санап, туганнарын дәүләт карамагына тапшырган кешеләрне гаепли.

Әмма еш кына тормыш үз төзәтмәләрен кертә, интернат-йорт тәүлек әйләнәсе тәрбия һәм медицина ярдәме алу таләп ителгән өлкән яшьтәге ялгыз һәм авыру кешеләргә яшәү өчен бердәнбер альтернативага әверелә. Картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында музыкаль программа белән бергәләп чәй эчүләр җылы гаилә мохитендә уза. Белгечләр һәр көнне төрле чаралар оештыралар.

Биредә яшәүчеләрнең, әйтик, күпчелеге аз хәрәкәтләнгән төркем вәкилләре булса да, интернат-йортта мәдәни программалар эчтәлекле, мавыктыргыч үтә. Инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан төрле конкурслар, турнирлар һәм спорт ярышлары үткәрелде.

Китапханәче Алина Артемьева “Тормыш дәвам итә” китаплар күргәзмәсе оештырган һәм мөмкинлеге чикле кешеләрнең проблемалары һәм язмышлары яктыртылган “Язмышларын җиңүчеләр” мәгълүмати стенд әзерләгән. Директор урынбасары Руфил Дәүләтшин җитәкчелегендә шахмат-шашка турниры уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар әлеге чарада зур теләк белән катнашты, киеренке көрәштә һәркайсы үзенең осталыгын, чыдамлыгын, гыйлемен күрсәтеп уйнарга тырышты.

Иң көчле катнашучылар, ә алар интернат-йортта социаль хезмәтләр алучы 10 кеше спортның – дартс, өстәл теннисы, шахмат һәм шашка төрләрен үз эченә алган район беренчелеге ярышларында көч сынашты һәм анда да шулай ук лаеклы нәтиҗәләргә иреште. Аксубайның үзәк китапханәсенә сәяхәт тә истә калырлык булды, китапханә хезмәткәрләре “Язмышларын җиңүчеләр” темасына викторина үткәрделәр. Интернат-йортта яшләүчеләр сорауларга актив җавап бирделәр.

Социаль хезмәт белгечләре мәгълүмати сәгать уздырдылар, чарада һәр социаль хезмәт алучы игътибарына аларга тиешле ташламалар һәм гарантияләр турында җиткерделәр. Социаль хезмәтләр алучылар төрле эшләнмәләр, Яңа ел бәйрәме уңаеннан тәрәзәләрне бизәү өчен кар бөртекләре ясау буенча кул эшләре дәресләрендә дә теләп катнаштылар.

Аксубай бистәсеннән матур концерт программасы белән килгән үзиреклеләр – Гыйлемдар Мингалимов, Тимур Крайнов, Елизавета Золина, биредә яшәүчеләргә сәламәтлек теләп, аларны матур чыгышлары белән сөендерделәр һәм кабаттан килергә вәгъдә иттеләр.

Фото Федоровка интернат-йорты архивыннан.


Нет комментариев