Яшел чыршы, басып торчы: Аксубайның төп мәйданында чыршы куйдылар
Соңгы яңалыклар

Яшел чыршы, басып торчы: Аксубайның төп мәйданында чыршы куйдылар

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең төп мәйданында яңа елның төп атрибуты булган гүзәл чыршы урнаштырдылар.

Ноябрь ае кар белән сөендермәде, шуңа да бистә башкарма комитеты район халкына аз гына булса да яңа ел кәефе бүләк итәргә карар кылган.

Быел яңа ел чыршысын бистәнең Демьян Бедный урамында яшәүче 72 яшьлек Николай Васильевич Черников тәкъдим иткән.

Яңа ел гүзәлен киләсе атнадан бизи башлаячаклар.


Нет комментариев