Яшь волейболчы кызлар республика уеннарында чыгыш ясады
Соңгы яңалыклар

Яшь волейболчы кызлар республика уеннарында чыгыш ясады

Мамадыш шәһәрендә 2005-2006 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Республиканың муниципаль районнарыннан 16 команда 4 көн дәвамында Татарстан Республикасы беренчелегенең "Б" төркеме җиңүчеләрен һәм призерларны ачыклады.

Аксубай районын спорт мәктәбе тренеры Ольга Васильева тәрбияләгән спортчылар – Мария Андреева, Аделина Мокина, Нина Синдимирова, Диана Ильдимирова, Софья Водышева, Валентина Титова, Олеся Матюшкина һәм Катя Водышева тәкъдим итте.

Фото: спорт мәктәбе архивыннан
 


Нет комментариев