Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ярты елда район юлларында ике кешенең гомере өзелгән

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында беренче яртыеллык эшенә йомгак ясалды

6 ай эчендә район территориясендә биш юл-транспорт вакыйгасы булган, ике кешенең гомере өзелгән, алтысы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт вакыйгалары саны артмаган, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны бер кешегә кимегән.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе, район башкама комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев комиссия әгъзаларына юл статикасы һәм күрсәткечләренең нинди булуына карамастан, юлларда кешеләрнең һәлак булуын бернинди югалтулар белән дә чагыштырылык түгеллеген искә төшерде.

Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов статистика анализы үткәрде. Юл-транспорт һәлакәтләре төбәк әһәмиятендәге Чистай-Аксубай-Нурлат, Аксубай-Емелькино, Аксубай-Федоровка (Киса), Кузайкино-Нурлат юлларында килеп чыккан. Юл-транспорт вакыйгаларының сәбәбе – кеше факторы.

– Машина йөртүчеләр гаебе белән ел башыннан өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, аларда бер кешенең гомере өзелде, биш кеше тән җәрәхәтләре алды. Бер кеше исерек машина йөртүче аркасында һәлак булды. Бер звыян күрүче – мотоциклчы, – дип билгеләп үтте баш дәүләт автоинспекторы.

Комиссия утырышында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллинаның, ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе территориаль бүлегенең профилактикалау бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинованың җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары белән куркынычсыз юл хәрәкәтенә юнәлдерелгән профилактик чараларны оештыру буенча чыгышлары тыңланды.

Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналарын тикшерү һәм исәпкә алу бурышы турында җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев