Соңгы яңалыклар

Яктырып тормыйсыңмы? Штраф түлә!

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар юлларда кешеләрнең гомерен саклап кала.

 Шуңа күрә тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлар чикләрендә киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның мәҗбүри рәвештә булу таләбе Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә беркетелгән.

Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә дә, шулай ук районның торак пунктларында да спортны яшәү нормасы итеп сайлаган пенсионерларны еш күрергә мөмкин. Скандинавия йөрешен сайлаган кешелә ргә хөрмәт белән карасак та, шулай да кагыйдәләрне үтәү турында искәртәсе килә. Маршрутны торак пунктлар чикләрендә сайлаган кешеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган кием-салым яисә һәрчак киемгә беркетергә мөмкин булган фликерлар кулланырга киңәш ителә.

Караңгы вакытта киемдә яктырткыч элемент булу кич белән автомобиль юллары буйлап дәресләрдән яисә әти-әниләре белән чаналар белән кайткан балалар өчен дә актуаль. Якындагы якты фара белән хәрәкәт иткәндә, машина йөртүче җәяүлене күрер ераклык 50 метр, ерак ут белән хәрәкәт иткәндә – 100 метр.

Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент булса, бу ара фараларның якын утында 200 метрга кадәр, фараларның ерак уты кабызылган вакытта 350 метрга кадәр арта.

Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын шактый киметә. Торак пунктлардан читтә караңгы вакытта яисә күз күреме начар булганда юл читеннән барганда яктылык кайтаручы элементлар булмаган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган


Нет комментариев