Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Якташ-геройлар хөрмәтенә һәйкәл

Районда Әфганстанда, Чечняда, Украинада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл кую өчен акча җыю игълан ителде.

Безнең районда Бөек Ватан сугышы елларында илнең тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргән, җиңү белән кайткан һәм район иминлеге өчен хезмәт куйган, гомерләре кайнар нокталарда өзелгән сугышчыларны данлап искә алалар. Алар хөрмәтенә Аксубай үзәгендә Мәңгелек ут белән Дан мемориалы комплексы төзелде, Азат итүче сугышчыга һәйкәл куелды, Бөек Ватан сугышы фронтовикларының, тыныч вакытта Әфганстанда һәм Чечня Республикасында бандитларга каршы сугышкан якташларның фамилияләре белән стела урнаштырылды.

Украинада хәрби операция барышында батырларча һәлак булучылар арасында безнең якташлар да бар һәм әлеге вакыйгалар да Дан мемориалында чагылдырылырга тиеш. Әфганстанда, Чечняда һәм Украинада сугыш геройларына багышланган һәйкәл сугышчыларның батырлыгына соклануны һәм рәхмәт хисләрен үз эченә алыр иде. Ул район халкы өчен ватанпәрвәрлек символы булыр иде.

Шул уңайдан район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, “Россия хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Кораллы көчләренең Аксубай районы буенча бердәмлеге” ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы район халкына кайнар нокталарда һәлак булган якташларга һәйкәл булдыруга үз өлешләрен кертүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Акча җыю башланды инде. Һәйкәлне төзүгә акчаның зур өлешен Чистай эшмәкәре, «Морозко» кибетләре челтәре хуҗасы Владислав Морозов кертә.

Кайнар нокталарда һәлак булган якташларга һәйкәл кую өчен акчаны 40703810162340100038 счетына; 8 977 059 05 01 телефон номеры буенча картага җибәрергә була.

Галина Бобкова – район ветераннар советы рәисе. Виталий Маркин – «Ватанга хезмәт итәм» бердәмлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев