Яхшылар булырга тырышалар
Соңгы яңалыклар

Яхшылар булырга тырышалар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннар Советы чираттагы елга йомгак ясады.

Ул – Татарстан ЭЭМ системасында иң яхшы ветераннар оешмаларының берсе. Узган ел ветераннар оешмасы Татарстан эчке эшләр органнарының һәм бүлекчәләренең иң яхшы ветераннар оешмалары бәйгесендә икенче урынга лаек булды. Ветераннар хәрәкәтен Шамил Сәхабетдинов җитәкли, аның актив фикердәшләре арасында – Рәмзия Бакирова, Ирек Салахов та бар.

Бүгенге көндә оешма сафында 50дән артык кеше тора. ЭЭМ ветераннары – актив җәмәгатьчеләр һәм хәзерге хезмәткәрләрнең беренче ярдәмчеләре. Алар профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар белән эшләүдә ярдәм итәләр, белем бирү оешмаларында патриотик эшләр оештыралар, бүлекнең яшь хезмәткәрләренә консультатив ярдәм күрсәтүдә булышалар.

Ветераннарның игелекле традицияләре шактый. Алар бәйрәмнәрне, юбилейларны бергәләп билгеләп үтәләр, хезмәттәшләренең тол калган тормыш иптәшләренең хәлләрен беләләр, сәламәтлекләре буенча ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузалар.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев билгеләп узганча, бүлек ветераннары – ул активлык, энтузиазм, тормыш сөючәнлек һәм югары гражданлык җаваплылыгы үрнәге.

Ветераннар агымдагы елга бурычлар билгеләделәр, шуларның берсе – ветераннар оешмалары арасында иң яхшысы булу.


Нет комментариев