Яңгырдан соң Казан урамнарын кабат су басты
Су баскан урамнарның видеоязмаларын Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Көчле яңгырлардан соң Казан урамнарын кабат су басу дәвам итә. Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә су баскан урамнарның видеоязмаларын урнаштырган.
«Восход һәм Серов урамнары чаты аркылы көн саен эшкә барам. Гаять зур күлләвекне йөзеп чыгарга туры килә диярлек. Машиналар бик акрын хәрәкәт итә. Шуның нәтиҗәсендә зур-зур «бөкеләр» хасил була», - дип сөйләде агентлыкка Елена Симонова.
Казанның төп магистральләреннән берсе саналган Җиңү проспектында да шундый ук хәл күзәтелә. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, машиналар суда йөзеп бара кебек.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев