Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңаибрайлылар якташ-фронтовикларны искә алдылар

Яңа Ибрайда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган матәм митингы булды.

22 июньдә иртәнге сәгать 4тә Яңа Ибрай авылының хәрби дан мемориалы янында авыл кешеләре, оешмалар вәкилләре, ветераннар хәрәкәте җыелышты.

Җыелучылар алдында Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында фронтка китүчеләрнең яртысы яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.

– Без һәр якташ-геройны хәтерләргә, үсеп килүче буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, – дип билгеләп үтте ул.

Митингта катнашучылар алдында шулай ук авыл ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров, меценат, Яңа Ибрай авылында туып-үскән Сәгыйт Вәлиуллин чыгыш ясадылар.

Тантанага килүчеләр сугышчы-якташлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар, яу кырларында башларын салган һәм Бөек Җиңүдән соң вафат булган фронтовикларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Фото: Яңа Ибрай авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев