Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа китап районның авыл хуҗалыгы тарихы турында сөйләячәк

Аксубай районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына Надежда Петрованың район тарихы турында сөйләүче тагын берничә китабы дөнья күрде.

Алар арасында – "Аксубай районы колхозлары һәм совхозлары турында гомуми мәгълүматлар" җыентыгы да бар.

Брошюрада район колхозлары һәм совхозлары, 1930-2007 еллар чорында аларның исемнәре алмашуы, үзгәртеп корылуы һәм бетерелүе турында белешмәлекләр тупланган. Әлеге китапта автор районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төзелеше, аларның җитәкчеләре турында бөтен мәгълүматларны туплаган.

Надежда Петрова шулай ук укучыны ХІХ гасыр урталарында безнең якларда крестьяннар тормышы тарихы белән дә таныштыра. Бу – безнең әби-бабаларыбыз колхоз производствосында фидакарь хезмәт куйган, аны үстергән районның үткәненә үзенчәлекле сәяхәт. Туган як тарихына битараф булмаган кеше өчен китап бик кызыклы, аннан әлеге теманың төрле юнәлешләре буенча бик күп мәгълүмат алырга мөмкин. Аның белән район үзәк китапханәсендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев