Яңа индексация турында
2019 елның 1 апреленнән пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә.
Федераль закон нигезендә, пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз.
Элегрәк түләү индексациясе пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча башкарылды. Шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттырган һәм яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә күләмен пропорциональ рәвештә киметкән.
Мондый тәртип индексациядән соң да пенсионер тарафыннан алына торган түләүләрнең күләме үзгәрешсез калуына китергән. Хәзер закон башта пенсионерның кеременең гомуми күләмен яшәү минимумына кадәр җиткерергә, аннары пенсия индексациясен үткәрергә мөмкинлек бирә.
Шул рәвешле, индексация нәтиҗәсендә өстәмә акча Татарстанда пенсионерның яшәү минимумыннан артык түләнәчәк.
Агымдагы елның гыйнварында узган иминият пенсияләрен индексацияләү дә яңа тәртиптә башкарылачак.
Түләүләрне яңадан исәпләү өчен пенсионерларга Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм нинди дә булса гариза бирергә кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев