Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа ел теләкләре чынга ашты

Аксубай приютына биредә тәрбияләнүчеләрнең һәркайсының Яңа ел теләген тормышка ашыручы Кыш Бабай килде.

Яңа елны иң якын кешеләр белән бер гаилә булып үткәрү “Хыял” приютында гадәткә кергән инде. 
Балаларның бәйрәм шатлыгын уртаклашу нияте белән биредә үткәрелгән Яңа ел тамашасына ел саен район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә хәйриячеләр килә.

Быел да нәкъ шулай булды. Район башлыгы котлау сүзләрен директор Гөлнар Шарашевага һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләргә приютта хөкем сөргән җылылык һәм башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзеннән башлады, соныннан ихлас теләкләрен балаларга юллады: 

– Мин сезнең сәламәт булуыгызны, мәктәптә яхшы укуыгызны телим. Һәрберегезнең дә теләкләре чынга ашсын. Бүгенге әкияти могҗиза күңелегездә озак еллар саклансын, –  диде Камил Камал улы. Матур гадәт буенча ул приютта тәрбияләнүче балаларга шәхсән үзе һәм иганәчеләр исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Балаларны котларга дип шулай ук хәйриячеләр – үзәк китапханә системасы директоры, район попечительлек советы җитәкчесе Ирина Телешева, дәүләт теркәлү, кадастр һәм картография Федераль хезмәт идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова, «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Тәнзилә Габдрахманова килгән иде. 

Приют хезмәткәрләре әзерләгән яңа ел тамашасына килгән Кар патшабикәсе, Убырлы карчык, Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны әкият иленә алып кереп китте.

Биредәге балалар хыялларның әкияттә генә түгел, тормышта да чынга ашасына чын күңелдән ышаналар. Шуңа күрә дә алар ел саен Кыш бабайга хат язып җибәрәләр.

Ә сабыйларның хатка язылган хыялларын чынга ашыручы Иван абыйлары (Курапов) һәм аның командасы – Татарстан Республикасының гаилә һәм кешеләрнең социаль проблемаларын чишүгә ярдәм итүче «Изге эш» Төбәкара җәмәгать оешмасы активистлары ишектән күренүгә, балаларның шатлыклары эчләренә сыймады. Кыш бабайдан сорап язган курчаклар, интерактив уеннар, машиналар, роботларның барысын да алып килгәннәр бит! 

– Мин хәзер тауда иң «текә» кеше булачакмын, - дип шатлыгын уртаклаша кечкенә «ковбой». – Кыш бабайга үз теләгемне белдереп рәсем ясап җибәргән идем, менә күрегез, ул аны миңа җибәргән - дип күрсәтә ул безгә Яңа ел бүләген.

Яшүсмер кыз пакет эчендә ислемай белән бергә телефонны да күреп, шатлыгыннан чүт кенә биеп китмәде. Аның итәгендә утырган сеңелесе интерактив тутый кошны сөйләштерергә тырыша иде. 

– Без балалар йортларына, приютларга һәрбер бала аз булса да кайгырту һәм җылылык тойсын иде дигән теләк белән киләбез. Минем хатыным бүген Казанда яшәүче күпбалалы гаиләләр өчен чара оештыра, алдагы көнне республиканың бер коррекцион балалар йортында булдык. Без үзебез генә, әлбәттә, балаларның теләкләрен тормышка ашыра алмыйбыз, әмма безнең хәйриячелек белән шөгыльләнүче яхшы күңелле дусларыбыз бар, алар ярдәм итә, - дип сөйли Иван. 

Шатлыктан йөзләре балкыган балалар Яңа ел теләкләрен чынга ашырган бүләк бирүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. 

– Без район җитәкчелегенә һәм иганәчеләргә балаларга бәйрәм бүләк иткәннәре өчен бик рәхмәтлебез, - ди приют директоры Гөлнар Шарашева. - Һәрбер баланың күңелендә тагын бер әйтелмәгән хыялы – әти-әнисе янында яшәү теләге бар. Әмма, монысын инде әти-әниләр үзләре үтәсеннәр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев