“Яңа ел патруле” Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тота
Соңгы яңалыклар

“Яңа ел патруле” Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тота

Кышкы каникуллар вакытында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, яшь инспекторлар, шулай ук әкият персонажлары белән берлектә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны Яңа 2022 ел белән котладылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәрттеләр.

Полиция вәкилләре һәм әкият геройлары җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне автотрассада игътибарлы һәм сак булырга чакырдылар. ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре Кыш бабай һәм Кар кызы өчен юлда куркынычсызлык буенча киңәшләр язылган белешмәлекләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен бәйрәмгә бүләкләр әзерләделәр.


Нет комментариев