Яңа ел кәефе булачак: Аксубайда биналарны һәм территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде
Соңгы яңалыклар

Яңа ел кәефе булачак: Аксубайда биналарны һәм территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде

Быелгы Яңа ел үзенчәлекле, чөнки пандемия аркасында массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды.

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек составы белән узган киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, бәйрәм мохитенең тагын да матуррак булуы мөһим. Чөнки чаралар мәйданчыкларда, паркларда һәм скверларда узачак.

Ел саен предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә бәйге игълан ителә. Бу ел да искәрмә түгел. Бәйгедә милекчелек формасына бәйсез рәвештә, барлык оешмалар һәм предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләре, мәдәният учаклары, һәрберсе үз номинациясендә катнаша ала. Беренче урын өчен приз - 3000 сум, икенче урын өчен - 2000, өченче урын өчен - 1000 сум.

Күп кенә предприятиеләр бәйге игълан иткәнне көтми, ә бәйрәм мохите тудырып, үз инициативалары белән кардан сыннар ясыйлар, бинаны гирляндалар белән бизиләр. Беренчеләрдән булып үз территориясен "Юность" спорт залы бизәде. Һәрвакыттагыча, "Татавтодор" АҖ филиалы коллективы территорияне бизәүгә үзенчәлекле якын килгән, кардан ел символы – зур үгез сыны ясаган. Конкурс комиссиясе инде 25 декабрьдә яңа ел бизәлешенә бәя бирәчәк. Ә 31 декабрьдә җиңүчеләрне районның төп чыршысы янында бүләкләячәкләр.

 

Фото: архивтан.


Нет комментариев