Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалык оешмалары көчәйтелгән режимда эшләячәк

Материалларның авария-техник запасы булдырылган, дизель генераторлары, махсус техника әзерләнгән.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалык оешмалары көчәйтелгән режимда эшләячәген әйтте.

«Бәйрәм көннәрендә халык өендә була. Яңа ел төненнән соң чүп түгүнең иң актив фазасы була. Һава торышына карап, бу чорда йорт яннарына килү юлларын чистартып торырга кирәк булачак», — диде Алексей Фролов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалыктагы вазгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб булдырылган, һәр бәйрәм көненә җаваплы кешеләр билгеләнгән.

«Татлизинг» предприятиесе базасында материалларның авария-техник запасы булдырылган, дизель генераторлары, махсус техника әзерләнгән. Җитди авария була калса, ике мобиль котельный эшкә әзер тора.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев