Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа ел бәйрәмендә Казанда дүрт урында фейерверк аттырырга ярый

Алар янгын сүндерү чаралары һәм куркынычсызлык техникасы турында плакатлар белән җиһазландырылачак.

Казанда Яңа ел бәйрәме көннәрендә пиротехника аттыру өчен дүрт мәйданчык билгеләнде. Аларны янгын сүндерү чаралары һәм куркынычсызлык техникасы турында кисәтүче плакатлар белән җиһазландырачаклар.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, фейерверкларны түбәндәге мәйданчыкларда аттырырга мөмкин булачак:

  • Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында — Гаврилов урамындагы мәйданда;
  • Киров һәм Мәскәү районнарында — Түбән Зареченская дамбасында;
  • Идел буе һәм Вахитов районнарында — Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль стоянкасында;
  • Совет районында — ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында.

Гражданнарны яклау идарәсе шул хакта игълан иткән.

2021 елда 20 декабрьдән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул гамәлдә булган чорда 1-3 класс куркынычлыктагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан һәм хлопушкалардан тыш, билгеле бер территорияләрдә) куллану тыела, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев