«Форд Транзит» микроавтобуслары ачкычлары тапшыру тантанасы Алабугада педагогларның республика август конференциясе кысаларында узды.
Алабугада район башлыкларына мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырылды. Тапшыру педагогларның республика август конференциясе кысаларында узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашында республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларына 50 яңа мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырылды, шуларның дүртесен Аксубай районы алды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев хәбәр иткәнчә, мәктәп автобуслары яңа уку елы башына 4 белем бирү оешмасында яңартыла – В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай гомумбелем бирү, академик Н.Т. Савруков исемен йөрткән Сөнчәле, Савгач һәм Иске Тимошкино мәктәпләрендә.
– Яңа автобуслар укучыларны мәктәп маршрутлары буенча йөртү өчен файдаланылачак. Әлбәттә инде, алар балаларны имин йөртү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, 22 утыру урынына исәпләнгән, – дип шәрехләде Станислав Зайцев.
Автомобильләр сары төскә буялган, аларга «БАЛАЛАР» дип язылган, салон эчендә кисәтү ябышыргычлары бар. Таләпләргә туры китереп, барлык автобуслар да тахограф белән җиһазландырылган, ул йөртүченең гамәлләре һәм тизлекне сәгатенә 60 километрга кадәр чикләү турындагы мәгълүматларны яздырырга һәм сакларга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев