Яңа Аксубайда Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алып, мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар
Соңгы яңалыклар

Яңа Аксубайда Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алып, мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар

Тантана 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көненә багышланды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яңа Аксубайда һәлак булган солдатларны искә алдылар. Мемориалга чәчәкләр салдылар.

Тантанада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров катнашты. Катнашучылар һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Фото: Анастасия Петрова


Нет комментариев