Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа Аксубай зиратында борынгы предмет табылган

Яңа Аксубайда яшәүчеләр, җирле зиратта кабер казыганда борынгы предметка – балчык кувшинга тап булалар.

Табылдык яңааксубайлыларны гаҗәпкә калдыра – мондый хәлнең беркайчан да булганы юк. Предметның биеклеге 15 сантиметрдан артмый, ул уч төбенә сыя.

Шаһитлар сөйләвенчә, кувшин җирдә ике метр тирәнлектә булган, зыян күрмәгән.

Ата-бабаларыбыз анда нәрсә саклаганнар? Ул кайсы гасырга карый һәм бу каберлектә кем җирләнгән? Бәлки, кайчан да булса без бу сорауларга җавапларны белербез. Табылдыкны төрле яктан фотога төшергәннәр, әмма, тарих белгечләренә, музейга тапшыру өчен зират эченнән алып чыгарга җөрьәт итмәгәннәр, ә чуаш традицияләренә нигезләнеп, кайда тапканнар, шунда кире күмеп куйганнар.

Кувшинның фотографиясе археологларга тапшырылган, аларның нәтиҗәләрен көтәчәкбез.

Фото: Роза Чентаеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев