«Хыял»да яңа ел бәйрәме
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында бәйрәм булды.
Ул истә калырлык якты, күңелле узды. Тантанага рәсми кунаклар котлаулар һәм бүләкләр белән килделәр. Балалар чыршы тирәли басып, яңа ел турында җыр башкардылар, ә кунаклар аларга кул чаптылар.
Бәйрәмдә катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.

– Яңа ел – хыяллар тормышка аша торган бәйрәм, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең һәркайсыгыз теләк теләгәндер. Бу бәйрәмдә сезнең теләкләрегезнең бер өлеше тормышка ашачак. «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖ директорлар советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев сезгә яңа ел бүләкләре җибәргән. Бу җыелмалар сезгә каникулларны матур итеп үткәрергә ярдәм итәчәк, ә тәм-томнар күңелегезне күтәрәчәк.
Якынлашып килүче яңа ел белән тәрбияләнүчеләрне депутат Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Алсу Мәхмүтова котлады һәм иң изге, якты теләкләрен белдерде. Балаларны яңа ел белән ТР буенча Росреестр идарәсенең Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова, җирлекара китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева да җылы тәбрикләделәр.
Социаль приют директоры Любовь Старшинина, приютка күрсәткән ярдәмнәре, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булулары өчен җитәкчеләргә һәм коллективларга рәхмәт белдереп, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле һәм кызыклы булды – балалар җырладылар, биеделәр, әкият персонажлары белән рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев