Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәт хакы буенча бурычны федераль бюджет хисабына түләячәкләр

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бөлгенлеккә төшкән предприятие, оешма һәм компания хезмәткәрләре алдындагы бурычны каплауның яңа механизмы күрсәтелгән закон проекты әзерләгән.

Хәзер аны Россиянең өч яклы комиссиясе карый. Бу хакта «Российская газета» яза.

Предприятие яки компанияне банкрот дип таныганчыга кадәр өч ай өчен хезмәт хакы буенча бурыч федераль бюджет хисабына капланырга мөмкин. Шул ук вакытта, түләү күләме төбәктәге өч уртача айлык хезмәт хакыннан артып китмәскә тиеш. Хезмәт кануннары өлкәсендәге закон бозулар өчен казнага кергән штрафлар хезмәт хакы буенча компенсация түләү өчен төп чыганак булачак.

«Предприятие һәм оешмаларның бөлгенлек халәте белән бәйле хезмәт хакы буенча бурыч уртача 30 процент чамасы тәшкил итә. Моны хезмәткәргә кайтару шактый катлаулы. Беренчедән, бөлгенлек процедурасының озакка сузылуы инфляция аркасында әҗәтнең бәясен киметә. Икенчедән, кагыйдә буларак, товар сатудан кергән акча бурычны капларга җитми. Нәтиҗәдә, хезмәткәрләр ярык тагарак каршында кала», - ди РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.

Банкротлык турында белешмәләр бердәм федераль реестры мәгълүматлары буенча, 2021 елда бөлгенлеккә төшкән эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләренә 2109,1 миллион сум әҗәте җыелган. Бары тик 560,5 миллион сум күләмендә хезмәт хакы буенча җыелган бурычны түләгәннәр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев