Яңа Тимошкино авылында тантаналы шартларда сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган һәм Җиңү яулап кайтып туган як иминлеге өчен хезмәт куйган сугышчы-авылдашларына һәйкәл ачу тантанасы булды.
Бу вакыйга якташларыбызның батырлыгы турындагы тарихи хәтерне саклауда һәм яшь буында патриотизм хисләрен ныгытуда мөһим адым булды.
Бөек Ватан сугышы елларында Яңа Тимошкино, Кече Кулаковка, Зур Кулаковка, Ерепкино һәм Батыр авылларыннан 450 кеше фронтка китә. 201 солдат мәңгелеккә яу кырларында башларын сала, кан койгыч сугыштан исән калырга насыйп булганнары алдагы елларда үз хезмәтләре белән районның икътисадын күтәрәләр.
Авыл уртасында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган һәйкәл озак еллар торган, әмма аның конструкциясе искергән һәм аны тулысынча алыштыру таләп ителгән.
Иске Тимошкино авыл җирлегенә кергән Яңа Тимошкино авылындагы хәрби Дан монументын яңарту инициативасын тормышка ашырырга «Татнефть» компаниясе ярдәм иткән. Шулай ук объектны төзегәндә финансларның бер өлешен каплау өчен үзара салым акчасыннан файдаланганнар. Төзелештә Яңа Тимошкино мәктәбе укытучылары, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре дә актив катнашкан.
Һәйкәлне ачу уңаеннан митинг дулкынландыргыч атмосферада узды. Анда Яңа Тимошкино һәм аның тирәсендәге авыллар халкы, укучылар катнашты.

– Әлеге төбәктән сугышта ике йөздән артык кеше якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән, – дип ассызыклады үз чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Без 80 ел узгач кына түгел, аларның батырлыгын һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Безнең көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар дошманга каршы батырларча көрәшә. Алар бабаларының һәм карт бабаларының героик традицияләрен дәвам итәләр. Без аларның җиңү белән кайтуларын көтәбез.
Алмаз Мингулов «Татнефть» оешмасына һәйкәл төзүдә ярдәм иткәннәре һәм җирлекнең барлык актив халкына игелекле эштә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы митингта катнашучыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков котлады.
– Һәйкәл ачу – өлкән буынга хөрмәт, – диде ул. – Бу – җирлек тормышында мөһим вакыйга. Өлкән буын ата-бабаларыбызның безнең өчен нәрсә эшләгәннәре турында белемнәрен һәм хәтерне яшь буынга тапшырырга тиеш. Без бу хакта истә тотарга, киләчәккә кыю карарга һәм илебез чәчәк атсын өчен бөтен тырышлыгыбыз белән эшләргә тиеш.
– Районда Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары юк инде, ә безнең киләчәгебез өчен көрәшүчеләрнең исемнәре мәңгегә монументларда калачак, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов.
– Геройлар турындагы истәлек мәңге яшәячәк, һәм без аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез, – дип билгеләп үтте Иске Тимошкино җирлеге башлыгы Полина Мулеева.
Бөек Җиңү көне белән авыл халкын Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, «СК Континет» ҖЧҖ директоры Илмир Гайфутдинов котладылар һәм шулай ук геройлар истәлеген саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Мәктәп директоры Николай Сандимиров авыл халкы исеменнән нефть компаниясенә чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Чара кунаклары һәм авылның хөрмәтле тыл хезмәтчәне Елизавета Михайловна Пискарева обелиск ачылышының мөһим өлеше булган символик тасманы кистеләр һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Бөек Ватан сугышында, Әфганстан Республикасында, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә, Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Митингта сугыш чоры җырлары яңгырады, катнашучыларның йөрәкләрен горурлык һәм рәхмәт хисләре биләп алды.
Нет комментариев