Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хәсән Туфанның туган җирендә ел бурычлары хәл ителгән

Иске Кармәт авыл җирлегендә хисап утырышы узды.

Җирлек башлыгы Андрей Парфенов 2025 елга нәтиҗәләр ясады һәм 2026 елга планнар билгеләде.

2025 елда җирлектә җиде кеше вафат булган, ике бала туган. Территориядә 338 кеше теркәлгән, йортлар саны — 137, чынлыкта 250 кеше яши, шул исәптән 90 пенсионер, 58 бала, 22 кеше җирлек территориясендә, 85 кеше аннан читтә эшли.

Җирлек территориясендә эре инвестор – “Чистай" ХК эшли. Григорий Маланчевның крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы үсә: аның 81 баш мөгезле эре терлеге бар, шуларның 50се савым сыерлары. Мини-фермалар төзү программасында катнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар Виктор Трофимов һәм Илнар Фәхретдинов берәр миллион сум акча алган. Григорий Парфенов симертүгә мөгезле эре терлекләр сатып алу буенча “Агростартап” программасында катнашкан, конкурста җиңеп, үз юнәлешен үстерүгә 5 млн. сум акча алган.

Шәхси хуҗалыклар актив үсә: авылда 132 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 82 савым сыеры. Сөт тапшыру шәхси хуҗалыкларның финанс хәлен яхшыртуга ярдәм итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча савым сыерларына — 513 700 сум, кош-кортка — 30 200 сум, бияләргә – 5 000 сум, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан өчен ягулык-майлау материаллары сатып алуга 4 513 сум субсидия бирелгән. Гомуми сумма 553 413 сум тәшкил иткән.

Чыгыш ясаучы социаль өлкә, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзекләндерү һәм мәдәният мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Яңа елга әзерлек буенча районның авыл җирлекләре арасында Иске Кармәт III урынны алды. Хәсән Туфан музее авылның мәдәни мирас үзәге булып тора. Узган елда шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан районда Хәсән Туфан елы игълан ителде. Бу вакыйгага музей бинасында тулы косметик ремонт үткәрелгән, арткы өлешен сайдинг белән тышлаганнар, ишегалдына брусчатка түшәлгән. Юбилей елында мәдәният учреждениесендә бик күп чаралар үткәрелгән.

2025 елда үзара салым җыю 320 000 сум тәшкил иткән — планга карата 100 процент. Бу акча урамнарга вак таш салуга, юлларны кыш көне кардан чистартуга, урамнарны яктырту өчен фонарьлар сатып алуга, елга юлын чистартуга һәм тирәнәйтүгә, генератор, насос, мөселман зиратын койма белән әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары сатып алуга тотылган.

Җирлектән дүрт ир-егет СВО зонасында хәрби бурычларны үти, ике сугышчы яралану сәбәпле демобилизацияләнгән. Кызганыч, хәрби операция зонасында мобилизацияләнгән бер якташ һәлак булган. СВОда катнашучыларның гаиләләре игътибарсыз калмый: аларны утын белән тәэмин итәләр һәм бәйрәмнәрдә әти-әниләрен хөрмәтлиләр. Мобилизация игълан ителгәннән бирле якташ-сугышчылар өчен кием-салым, кирәк-яраклар, азык-төлек һәм медикаментлар сатып алуга ярдәм даими җыела. Авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм хатын-кызлары СВОда катнашучыларга җибәрү өчен өй токмачы да әзерлиләр.

2025 елга планлаштырылган сигез бурычның барысы да үтәлгән. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин хисап чорының төп моментларын җентекләп тикшерде. Ул җирлек Советы эшен югары бәяләде: халыкның күп кенә проблемалары хәл ителгән, авылның лаеклы тормышы һәм үсеше өчен шартлар тудырылган.

Илшат Заһидуллин шулай ук эшмәкәр Раил Ситдыйковның шәхси акчасына җирле сулыкны чистартуны оештыруын билгеләп үтте. Әлеге сулык хәзер ял итү өчен менә дигән урын булып тора. Эшләр башлангач, алда торган эш күләмен чынбарлыкта бәяләп, техника һәм КамАЗ машиналарын җәлеп иткән, барлык чыгымнарны үз өстенә алган. Бер сезон эчендә генә дә ул авылга миллион сумнан артык акча керткән. Юлның бер өлешен вак таштан эшләгән, Тукай урамы буенча юлга өлешчә балчык сипкән, Татар артистларын һәм алып баручыларын чакырып, авыл Сабан туеның төп иганәчесе булган. Һәм туган авылына ярдәм итүен дәвам итә, анда ул йорт төзегән.

– Мондый риясыз кешеләргә аерым рәхмәт белән карарга, аларның авыл өчен кылган изге гамәлләренең кадерен белергә кирәк, – дип ассызыклады Илшат Заһидуллин. Әгәр кеше шәһәрдә яшәп тә, ата-бабаларының кече ватанына риясыз ярдәм итсә, авылга яшәргә күчеп кайтып, үз эшен ачса һәм авыл халкына эш урыннары бирсә, ул күпме эшләр башкара алыр иде, дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев