Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин

Дәүләт Думасына закон проектын керттеләр, анда хәрби хәрәкәтләр ветераннары билгеләнгән сроктан биш елга алдан пенсиягә чыга алачагы турында әйтелә.

Бу документ Думаның электрон базасында чыкты.

Закон проекты инициаторлары, шул исәптән, ЛДПР фракциясе лидеры Леонид Слуцкий һәм депутат Ярослав Нилов (ЛДПР) булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Закон проектында хәрби хәрәкәтләр ветераннарына картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган яшькә җитү (ир-атлар 60 яшь һәм хатын-кызлар 55 яшь), кимендә 15 ел иминият стажы булу», диелгән закон проекты текстында.

Закон проектына аңлатмада әйтелгәнчә, 30дан ким булмаган күләмдә индивидуаль пенсия коэффициенты күләме исәпкә алыначак.

«Бүген хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон проектын кертәбез. Ул аларга пенсиягә 5 елга алдан чыгу хокукын бирә, 55 яшьтә (хәзерге 60 урынына) хатын-кызлар һәм ир-атлар 60 яшьтә (хәзерге 65 яшь урынына) пенсиягә чыга ала», - дип хәбәр итте Нилов Telegram-каналында.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев