Савгач авылында яшәүче Ермошкиннарның ике уллары махсус хәрби операция зонасында нацистларга каршы батырларча көрәшә
Анатолий Николаевич һәм Наталия Валентиновнаның иркен, якты өенә аяк басу белән, стенкадагы тигез рәт булып тезеп куелган фуражкаларга күз төшә.
Бу – улларының баш киемнәре. Кызыл почмакта Россия һәм Татарстан байраклары урын алган. Россия Федерациясе әләмнәренең берсенә – Донбасста хезмәт итүче улларының иптәшләре үз имзаларын куйганнар. Бу – йорт хуҗасының горурлыгы.
Анатолий Николаевич һәм Наталия Валентиновна, улларының кайда булулары турында бер генә минутка да истән чыгармыйча, аларның кайтуын көтәләр.
– Безнең өйдә көн гыйбадәт кылудан башлана һәм улларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын сорап дога кылу белән тәмамлана, – диләр алар. – Без барысы да яхшы буласына ышанабыз. Икешәр атна хәбәрләре булмый, бик борчылабыз. Аннары алар шалтыраталар, безнең хәлне белешәләр, телефон аша хәбәр җибәрәләр. Махсус хәрби операция башланганнан алып менә шундый элемтә саклана.
Константин һәм Николайның чираттагы яллары – алар өчен бәйрәм кебек. Ата-ананың сөйләүләре буенча, уллары бераз үзгәргәннәр, җитди булганнар. Улларының ял вакытында елга буенда балык тотып, тынычлыкта калып утырырга теләүләрен ата-ана яхшы аңлый.
Анатолий Николаевич һәм Наталия Валентиновна Савгачта туып-үскәннәр. Йорт хуҗасы Савгач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Ерак Көнчыгышта ике ел хезмәт иткән. Кайткач, Яр Чаллыга китеп, КамАЗ зоводына эшкә урнашкан. Сиксәненче еллар ахырында әнисе дә, туганнары да бу шәһәрдә яшәгәннәр. Авыл тормышына күнеккән яшь егет каланы үз итеп бетерми. Шау-шулы, ыгы-зыгылы шәһәр шулай ук әнисенең дә күңеленә ятмый. Һәм алар 1989 елның 30 мартында туган авылларына әйләнеп кайталар. Әнисе вәгъдә иткән «Иж планета спорт» мотоциклын сатып алып бирә – бу сиксәненче еллар яшьләре өчен бәхет булып саналган.
Ул туып-үскән йорт таушала башлаган була инде, аны төзекләндерәләр. Колхозда шофер булып эшли башлый. Ике елдан авылдашына өйләнә. Һәм менә алар 33 ел бергә. Искесе урынында, туганнары һәм күршеләре булышлыгы белән, яңа йорт җиткезгәннәр.
– 33 кеше эшләдек, өйне дүрт көндә бастырдык, – ди гаилә хуҗасы. – Өч ел дигәндә яңа өйдә яши башладык. Бөтен төзелеш материалларын үзебез сатып алдык. Ул вакытта акча юк иде, мал асрадык, бартер белән исәп-хисап ясадык. Төне буе эшли идек, урман кистек, аны чыгардык, күршеләр, туганнар белән бер-беребезгә ярдәмләшеп көн күрдек. Ул елларда кемгә ярдәм кирәк, халык берсызгыру белән җыела иде. Хәзер кешеләрнең холкы бераз башкачарак шул. Ул елларда без тату, бердәм яшәдек.
1991 елның ноябрендә – өлкән уллары Константин, 1994 елда Николай дөньяга килә.
– Улларыбыз өчен беркайчан да кызарырга туры килмәде, – ди Наталия Валентиновна. – Алар безнең игелекле, ярдәмчел, эш сөючән.
Мәктәптән соң Константин – Калининградта, диңгез флотында, аннары контракт буенча Төньяк Флотта хезмәт итә. Махсус хәрби операция зонасында ул 2022 елның 24 февраленнән. Николай Мәскәүдә Росгвардия сафларында хезмәт итә. Еллар узгач, язмыш аны Украинага китерә. Әти-әниләре аларның бүләкләрен – «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен», Жуков медальләрен күрсәттеләр. Алар кадерләп саклана. Тагын бер бүләк көтелүен әйттеләр, анысын әлегә тапшырмаганнар.
Ике ел махсус хәрби операция зонасында булу җиңел бирелми. Кечесе яралана, өлкәне дә контузия ала. Ул госпитальдә дәвалана, әмма кинәт үз частенә кире кайту турында рапорт яза.
– Иптәшләре белән бергә булыр өчен, – дип ачыклык кертте әти кеше.
Махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан, өлкән улы әтисе белән сөйләшер өчен өйгә кайта. Чөнки мәсьәлә бик четерекле, әти кешенең фикере бик мөһим.
– Шулай кирәк икән, димәк кирәк, безнең гаиләдә хәрби хезмәттән беркем дә читтә калмады, бу намус эше санала, – дип җавап бирә Анатолий Николаевич.
Ул «Молко» ҖЧҖнең Чирмешән бүлегендә каравылчы булып эшли. Тормыш иптәше дә бу фермада бозау караучы булып эшли. Еллар узу белән сәламәтлек тә какшый. Уллары, әти-әниләренең сәламәтлеге турында кайгыртып, санаторийда дәваланырга һәм ял итәргә тәкъдим итәләр. Әмма әтиләре моның белән ашыкмый әле.
– Аяклар сызлый, әмма, улларым сугышта гомерләрен куркыныч астына куйганда, мин үзем турында гына уйлап, ял итеп ята алмыйм бит инде, – ди өлкән Ермошкин.
Әби белән бабайның өч яраткан оныгы бар. Әби белән бабай алар белән еш булырга тырышалар, сабыйларны беренче мөмкинлек булуга ук Савгачка алып кайталар.
– Ермошкиннар, – тату һәм бердәм гаилә, – дип билгеләп үтте Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев. – Алар – чын патриотлар, нацистларга каршы көрәшүче уллары да, аларны хуплаган һәм авыл хуҗалыгы производствосында фидакарь хезмәт куйган әтиәниләре дә.
Нет комментариев