«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Екатеринбургта «Халыкара яшьләр фестивале — 2026» узачак.
Ул 191 илдән 10 мең катнашучыны берләштерәчәк масштаблы чара өчен мәйданчык булып торачак. Фестиваль — ул диалог, фикер алышу һәм халыкара яшьләр проектларын булдыру өчен урын. Ул, шул исәптән, халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлдерелгән «Россия дөньяда» федераль проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Фестивальдә Татарстан Республикасы делегациясе составында безнең район вәкилләре дә булачак — район Башкарма комитетының Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белгечләре
- Земфира Низаева
- Анна Борисова
Алар сайлап алу этабын уңышлы үтеп, хәзер республиканы халыкара мәйданда тәкъдим итү, тәҗрибә уртаклашу һәм безнең төбәк һәм район өчен яшьләр проектларына яңа идеяләр туплау мөмкинлегенә ия булачаклар.
Нет комментариев