Балалар өчен уеннар – ул тормыш мәктәбе, дип саныйлар Мюд поселогы мәдәният хезмәткәрләре.
Уен аша бала дөньяны, мөнәсәбәтләрне белә, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә. Җирле мәдәният учагы көндәлек эшчәнлегендә системалы рәвештә авыл балаларына төрле чаралар әзерли.
Мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыелган балаларга «Халык уеннары яшәсен һәм ныгысын» дигән уен программасында борынгы «Кулъяулык» уенында катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар яхшы кәеф алу һәм дуслары белән аралашудан тыш, халык ишегалды уеннары турында яңалыклар да белделәр.

Нет комментариев