Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Халык инспекторы»нда татарстанлылар 5,6 млн сум акча эшләгән: иң зур сумманы Казанда яшәүче алган – 275 мең сум.

«Халык инспекторы» кушымтасында 2024 елның сентябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы хәбәрләр өчен бүләкләр алырга мөмкин.

Бу вакыт эчендә татарстанлылар 7 түләүле категория буенча 12 меңнән артык хәбәр җибәргән һәм 5,6 млн сум акча эшләгән.

226 хәбәр җибәргән һәм 275 мең сум алган республика кешесе рекордчы булды, икенче урында – 209 хәбәр юллаган 260,8 мең сум эшләгән кулланучы.

«Халык инспекторы» системасында татарстанлылар Дәүләт автоинспекциясе ярдәмчеләренә әверелә һәм административ хокук бозуларны ачыкларга булыша.

«Бүген «Халык инспекторы» кушымтасы — хокук бозулар турында хәбәр итү ысулы гына түгел, ә Татарстан юлларында куркынычсызлыкны арттыруның чын коралы. Безнең һәрберебез дөрес булмаган парковканы, куркыныч машина йөртүне сизгәндә һәм теркәгәндә, без бергәләп бер-беребезне аварияләрдән, имгәнүләр алудан саклыйбыз һәм хәтта гомерләрне дә саклап калабыз. Кушымтада 199 меңнән артык уникаль кулланучы теркәлгән, иң яшенә — 17 яшь, ә иң тәҗрибәлесенә – 67 яшь», – дип сөйләде Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Илья Начвин.

Кушымтада штраф суммасының 25% ын алырга мөмкин, ә система автомат рәвештә заявканы эшкәртүне тизләтү өчен урынны билгеләячәк.

Искәрмәләр:

Татарстанда «Халык инспекторы» Дәүләт Мәгълүмат Системасы Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны һәм төзекләндерүне видеога теркәү өчен 2014 елда эшли башлаган иде. 2024 елның сентябрендә кушымтаның яңартылган версиясе чыкты, ул җиде категория буенча хокук бозулар турындагы хәбәрләр өчен түләү алырга мөмкинлек бирә:

· кызыл утка бару;
. каршы як полосада хәрәкәт;
. светофорның тыю сигналы булганда тукталыш сызыгыннан чыгу;
. хәрәкәт иткәндә телефоннан файдалану;
· эләктерелмәгән куркынычсызлык каешы;
· җәяүлегә өстенлек бирмәү;
· транспорт чарасыннан чүп-чарны ташлау.

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев