Халык фольклорын яратучыларны «Разноцветные потешки» берләштерде
Соңгы яңалыклар

Халык фольклорын яратучыларны «Разноцветные потешки» берләштерде

Аксубай районында балалар фольклор коллективларының ачык, үзенчәлекле фестиваль-бәйгесе узды.

Яшь артистлар арасында «Разноцветные потешки» иҗади бәйгесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Град русских забав и хороводов» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бу бәйрәмдә Урмандеево, Савгач, Савруш, Иске Ильдеряк, Иске Кармәт авыл мәдәният йортлары, Сидул-Ерыклы, Яңа Чуаш Адәмсуы, Чуаш Енорускиносы авыл клубларының фольклор коллективлары катнашты. Әлеге мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре балалар белән зур эш алып бардылар, халык иҗаты аша клуб эшчәнлегенә җәлеп итә алдылар.

Яшь артистлар фестиваль темасына туры килгән матур сәхнә костюмнарыннан иде. Алар сәхнәдә үз милләтләренең гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен белүләрен күрсәттеләр. Халык, йола җырлары яңгырады, юмористик импровизацияләр, фольклор композицияләр, биюләр башкарылды, уеннар күрсәтелде. Балалар коллективлары күтәренке кәеф белән чыгыш ясады.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев