Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хайваннар дөньясына зыян китермә

Җомга көннән селәүсәнгә ау башлана.

15 апрельдән суда йөзә торган кошларны аулау башлана. Аучылар кырларга чыгарга омтылачаклар, сезонның ачылуын учаклар ягып билгеләп үтәчәкләр.

Әлеге хәл биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Аксубай районара бүлеген хафага сала.

– Аучылык җирләренә һәм урманнарга, буаларга ял итәргә чыгучыларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз. Учаклар ягу, коры үләннәрне һәм коры-сары яндыру катгый рәвештә тыела, – дип шәрехләде бүлек җитәкчесе Николай Крайнов. – Янгын чыганаклары ачыкланган очракта, аны сүндерү буенча барлык чараларны да күрергә кирәк, ә моны эшләү мөмкин булмаган очракта, янгын сүндерү бригадасын чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев