Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хафиз Миргалимов: «Идеологиягә таянып кына без алга таба бара алабыз»

Бүген районда эш визиты белән КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов булып китте.

Хафиз Миргалимовның сәфәре район башлыгы Камил Гилманов белән эшлекле очрашудан башланды.

Камил Гилманов КПРФ лидеры өчен район буенча экскурсия үткәрде – Аксубайда мәйданнар, парклар һәм скверлар бер-берсе белән гармонияле тоташып китә. Төрле елларда Ватан өчен гомерләрен биргән һәм Җиңү белән кайткан якташ-геройларның исемнәре белән стелалар урнашкан Хәрби дан паркы, шулай ук гаскәрләрнең барлык төрләре истәлегенә куелган һәйкәлләр Хафиз Миргалимовта зур тәэсирләр калдырды.

Хафиз Миргалимов һәм Камил Гилманов һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр куйдылар. Һәм дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленин һәйкәле һәм татар шагыйре һәм прозаик Габдулла Тукай портреты янында фотога төштеләр, бүген Татарстанда аның туган көне мәдәни чаралар белән билгеләп үтелә.

Район мәдәният йортында район активының КПРФ лидеры белән очрашуы узды. Камил Гилманов бүген районда мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмнең ничек оештырылуы, социаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Район башлыгы Хафиз Миргалимовка район белән яхшы мөнәсәбәтләре, Коммунистлар партиясенең күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә, аерым алганда, яңартылган авыл клубы өчен рәхмәт белдерде. Хафиз Гаяз улына шәхсән мөрәҗәгать иткәннән соң, КПРФ фракциясе инициативасы буенча Иске Кыязлы авыл мәдәният йорты капиталь ремонтланды.

– Бүгенге көндә Россиядә, Татарстанда, шулай ук безнең районда да – күппартияле хакимият системасы эшли. Бүген безнең КПРФ лидерлары арасында өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бар, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

КПРФ планнары һәм партиянең төрле юнәлешләре буенча эш системасы турында сөйләгәндә, коммунистларның сигез ел дәвамында үзара ярдәмләшү максаты белән Донецк республикасы халкына гуманитар ярдәм җибәрүләре турында да әйтеп узды. Хафиз Миргалимов илебез өчен бу авыр булган вакытта идеология кирәклеген аерым ассызыклады.

– Бары тик идеологиягә таянып, фашизмны җиңгән ата-бабаларыбызның батырлыгы, патриотизмы үрнәгендә генә без алга таба бара алабыз, – дип билгеләп үтте Татарстан коммунистлары лидеры.

Очрашу ахырында районның актив җәмәгатьчеләрен «ТАССР оешуга 100 ел» медальләре белән бүләкләү булды. КПРФ лидеры аларны, чор символы һәм аның формалашуына үз өлешләрен керткән кешеләрнең хезмәтен тану буларак, Диләрә Кузнецовага һәм Любовь Башатовага тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев