Районда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча хәл киеренке булып кала бирә.
– Авырулар саны кимеми, дару препаратлары белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар юк. Даруларны өйгә алып барып бирәләр. Волонтерларга бик зур рәхмәт, аларның күпчелеге безнең белән ике елга якын эшли инде. Бу – коронавируска каршы көрәштә бәяләп бетергесез зур ярдәм, – дип билгеләп үтте Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиника мөдире Алинә Маланчева.
Табиблар үзегезне сакларга һәм беренче билгеләр пәйда булуга ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Нет комментариев