Волонтерлар Биләрдәге Изге чишмәдә булдылар
Аксубай волонтерлары төркеме «Изге чишмә»гә сәфәр кылды.
Республика халкы өчен бу урын аерым әһәмияткә ия. Ул – борынгы Идел буе Болгары дәүләтенең башкаласы. Диненә һәм карашларына бәйсез рәвештә, Биләр хаҗилар арасында популяр. Монда Аллаһка төрле телләрдә догалар укыйлар.
Юлга олы йөрәкле кешеләр бара, алар өчен якыннарына ярдәм итү көндәлек хезмәт булып тора. Хәрәкәттә катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, аларның күбесе махсус хәрби операция башланганнан бирле автовокзал бинасында урнашкан «Бергәләп ярдәм итик. Аксубай» иреклеләр пунктында эшли. Алар бу эшне иҗтимагый башлангыч белән, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә туктатмыйча башкаралар. Фронтка ярдәм кирәк булганда, район волонтерлары атнасына җиде көн дәвамында яшеренү челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәм җыялар һәм хәрбиләрнең гаиләләренә терәк булалар. Төркемнең нигезен төрле җитештерү тармаклары пенсионерлары тәшкил итә, битараф булмаганнар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре дә бар.
Бу бердәм хәрәкәтнең башында активист-диңгезчеләр Анатолий Скворцов һәм Флен Зәйнуллин тора. Әлеге сәфәр рәхмәт сүзләре белән башланып китте: Анатолий Николаевич һәм Флен Җәмил улы хатын-кыз волонтерларга подполковник В.Орлов һәм «Төньяк» гаскәрләре төркеменең бер хәрби часте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алар бу хатларны махсус хәрби операция зонасына соңгы сәфәрләреннән алып кайтканнар. Шулай ук, Ватан иминлеге хакына күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен хатын-кызларга иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бу сәфәрне оештыру эшкуар Алексей Елисеев ярдәме белән мөмкин булды. Ул волонтерларга уңайлы автобус бүлеп бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Алексей үзе дә гуманитар миссиядә актив катнаша: ул һәр ай саен сугышчыларга ярдәм итү фондына зур суммада акча күчерә.
Аксубай иреклеләренең эшчәнлеге илкүләм волонтерлык хәрәкәтенең киңлеген чагылдыра. Бөтен ил буенча меңләгән кеше Россия солдатларын һәм мондый үзара ярдәмләшү үзәкләре карамагындагы махсус операциядә катнашучыларның меңләгән гаиләсенә терәк булу өчен берләшә.
Изге чишмәгә сәфәр волонтерларга алга таба да эшләү өчен көч өстәде һәм район җәмәгатьчелеген – фронтка һәм өйдә үзләрен көткән якыннарына ярдәм итү кебек уртак максат тирәсендә тагын да ныграк берләштерде. Һәм аларның һәркайсы изге җирдә дөньяда тынычлык булуын теләп дога кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев