Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Волга-Селект»та кыр хезмәтчәннәре көнбагыш җыялар

Районда беренчеләрдән булып комбайннарны «Волга-Селект» ҖЧҖдә көнбагыш суктыруга чыгардылар.

Бу хуҗалыкта көнбагыш 1700 гектар җир били.

Көнбагыш басулары районның төрле почмакларында урнашкан. Бу көннәрдә механизаторлар Яңа Дума авылы янындагы участокта эшли. Суктыруга тәҗрибәле игенчеләр Александр Старшов, Илнур Әфләтунов, Шамил Хәмитов һәм яшь, әмма өметле хезмәтчән Роман Мартынов керешкән.

– Туфрак дымлы, һава шартлары тулы көчкә эшләү мөмкинлеге бирми, – диләр механизаторлар.

– Бөртеклеләрне җыеп алган вакыттагы кебек түгел шул. Тик булдыра алганча эшлибез, туктамыйбыз.

Бу – көнбагыш җыеп алуда эшләргә тиешле тулы механикалаштырылган состав түгел. Калган механизаторлар туфрак эшкәртүдә мәшгуль. Озакламый аларга тагын ике кыр корабының кушылуы планлаштырыла.

Кыска вакыт эчен дә комбайн бункерлары көнбагыш бөртекләре белән тулды һәм төяп җибәрүне көтеп ут кабынды.

Суктырылган көнбагыш уңышын басудан автомобильләр Казан базасына алып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев