Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Волга-Селект»: көзге культуралар җыеп алынган, чиратта – арпа

«Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре көзге бодай суктыруны төгәлләделәр.

 

Хуҗалыкта бу культура 2000 гектардан артык чәчелгән иде. 7000 тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңыш гектардан 35 центнердан артык тәшкил итә. Уракның беренче көннәреннән үк игенчеләрнең югары ритмда хезмәт куюын исәпкә алганда, көзге культураларны урып- җыю өчен күп вакыт таләп ителмәгән.

Предприятиеләр кырларында 18 комбайн, алар белән тандемда зур йөк автомобильләре эшли. Яңа уңыш ашлыгын складка ташыйлар, орлыкка салалар.

Игенчеләр шушы көннәрдә арпа урып-җыюга керешәчәк. Бу культура 1600 гектардан артык мәйданны били. Сабан бодае ике мең ярым гектардан артык мәйданга чәчелгән булган. Бөртекле культуралар мәйданнары бушау белән, эшкә куәтле тракторлар керешә. Механизаторлар Николай Васильев, Виктор Герасимов, Евгений Муллин һәм Андрей Кондратьев кырларны сөрәләр – киләсе ел уңышы өчен туфрак әзерлиләр. Быел көзге культуралар игелгән басуларда, киләсе елның язында рапс чәчеләчәк.

Урак чорына әзерлек буенча үзара тикшерү күрсәткәнчә, комбайнчылар үзләренең кыр корабларын урак өстенә ышанычлы әзерләгәннәр һәм бу аларга бүген төгәл һәм килешеп эшләү мөмкинлеге бирә.

Экипажлар, һәр минутның кадерен белеп, тулы көчкә эшли. Быелгы яңгырлы җәй игенчеләрне бик еш техник тукталышлар ясарга мәҗбүр итә. Шуңа күрә, матур кояшлы сәгатьнең һәр минуты кадерле.

– Безнең “Волга-Селект” кырларында хезмәт куючы барлык комбайнчыларыбызның да игенчелектә эш тәҗрибәсе зур, – дип ассызыклады баш агроном Илшат Гафиятов. – Аларны үз эшләрендә универсаллар дип әйтергә була, барлык агротехник чараларда катнашалар: туфрак әзерлиләр, чәчәләр дә, чәчүлекләрне дә тәрбиялиләр. Урак өстендә көнне төнгә ялгап хезмәт куялар.

Урак өсте – ул комбайнчылар арасында үзенә күрә эш осталыгына сынау да. Ашлык суктыру нәтиҗәләре алдынгыларны билгели. Быел алар арасында Аркадий Кириллов та бар. Баш агроном билгеләп үткәнчә, «Волга-Селект»та эшләү дәверендә ул үзен җаваплы, намуслы хезмәтчән итеп күрсәткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев