Волейболда иң яхшы уенчы безнең район мәктәбендә эшли
Соңгы яңалыклар

Волейболда иң яхшы уенчы безнең район мәктәбендә эшли

Аксубай мәктәбе педагогы, һөнәрендә генә түгел, спортта да уңышлы булуын исбатлады.

Аксубай 3нче мәктәбе укытучысы волейбол буенча республика турнирында иң яхшы уенчы буларак бүләкләнде.

География укытучысы Екатерина Пензенцева район җыелма командасы составында гомуми белем оешмалары арасында ел саен үткәрелә торган волейбол буенча республика турнирында катнашты.

Нурлат шәһәре 2нче мәктәбенең физик культура һәм башлангыч хәрби әзерлек укытучысы Н.А. Ханнов истәлегенә багышланган ярышларда ул ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш, һәм азарт кебек иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәтте.

Һәм бу хөкемдарлар коллегиясенең игътибарыннан читтә калмады.

Екатерина Ивановнаны турнирның иң тәҗрибәле уенчысы итеп игълан иттеләр һәм бүләкләделәр.


Нет комментариев