Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Владимир Путин фәнни хезмәткәрләр өчен ташламалы ипотека булдырырга кушты

Тәкъдимнәр 15 июльдә тапшырылырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 15 июльгә кадәр фәнни хезмәткәрләр, шул исәптән югары уку йортлары педагоглары өчен ташламалы ипотека кредитына кагылышлы тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

«Россия Хөкүмәтенә РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары, „ДОМ.РФ“ акционерлык җәмгыяте катнашында фәнни оешмалар һәм югары белем бирүче мәгариф оешмаларының фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кредитлавы инструментларын формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм тапшырырга», — диелә Кремль сайтында. Бу турыда РИА Новости яза.

Тәкъдимнәр 15 июльдә тапшырылырга тиеш, бу эштә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев