Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Владимир Путин белән туры элемтәгә миллион ярым сорау килгән

Туры элемтә бүген көндезге 12.00 сәгатьтә башлана.

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә өчен сораулар кабул ителә. Бүген Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатькә 1 506 171 сорау килгән. Бу хакта "Россия 24" телеканалы хәбәр итә.

891 376 сорау – телефоннан, 388 442 сорау – СМС аша килгән. 

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә бүген була. Ул көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. Быел Путин ил халкы белән шушындый форматта унҗиденче тапкыр очрашачак. Программа студиясе Кунаклар сараенда урнаша.

Туры элемтәне "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "НТВ", "ОТР", "МИР", "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия радиосы" телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.

  • Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән туры элемтәне эш урынында карый, дип хәбәр иткән идек.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев