Владимир Маркин истәлегенә чаңгы ярышлары
Соңгы яңалыклар

Владимир Маркин истәлегенә чаңгы ярышлары

Ел саен уздырыла торган чаңгы ярышлары турниры күрше авыллардан, районнарда һәм шулай ук башка төбәкләрдән спортчыларны җыйды.

Истәлек турниры туксанынчы еллардан алып уздырыла. Беренче елларда Чуаш Енорускиносы мәктәбендә Батырлык дәресләре уздырыла иде. Соңрак чаңгы буенча ярышлар оештырыла башлады, чөнки Владимир Маркин чаңгыда шуарга, җиңел атлетиканы яраткан.

Турнир бүгенге көнгә кадәр барлык яшь вәкилләрен үзенә җыя. собирает Турнир катнашучыларын генерал-майор Анатолий Молоствов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов сәламләде.

– Совет солдатлары һәм якташыбыз Владимир Маркинның батырлыгы – беркайчан да онытылмаячак. Киләчәк буын безнең каһарманнар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Моңа охшаша чаралар яшҗләргә патриотик һәм спорт тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Анатолий Молоствов.

Алексей Тимирясов үз чиратында, катнашучыларның елдан-ел арта баруын ассызыклады. Ул спортчыларга уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Чаңгы ярышлары ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында яшь категориясе буенча төрле дистанцияләрдә үткәрелде. Барлык җиңүчеләр һәм призерларга да яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ДОСААФ грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды. Иң яшь катнашучылар – Виктория Ивановага һәм Егор Ефимовка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук ярышларның аксакаллары да билгеләп үтелде. Алар Зоя Шихранова һәм Леонид Воркунов.

Турнир җанатарларсыз узмады. Алар финишта спортчыларны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 


Нет комментариев