Соңгы яңалыклар

Вирусолог Россиядә коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланачагын әйтте

Гыйнвар азагында Россиядә коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, авыручылар саны артуы көтелә.

Гыйнвар азагында Россиядә коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, авыручылар саны артуы көтелә.

«Гыйнвар азагында, февральдә җитди хәл көтелә, чөнки бу штамм илгә үтеп керде инде», — диде Ura.ru агентлыгына Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, В. А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының күзәнәкләр пролиферациясе лабораториясе мөдире Петр Чумаков.

Галим фикеренчә, Россия Европага караганда яңа штамм таралуын озак вакыт булдырмый кала алды. «Хәзер чир Европадагы кебек таралачак», — дип саный ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев