Коронавирус буенча хәл киеренке кала бирә. Бу хакта безнең хәбәрчегә Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Алина Маланчева сөйләде.
Коронавиурс йогышы пандемиясе башланганнан бирле районда 32 COVID-19 очрагы теркәлгән, ләкин пневмония белән авыручылар саны арта.
– Көн саен пневмония белән авыруның бер-ике очрагы теркәлә. Болар – безнең бокска, югары температуралы пациентлар өчен кабинетка мөрәҗәгать итүчеләр. Көн саен икешәр кешене компьютер томографиясе үтү өчен Чистайга озатабыз, кайберләре шунда дәвалануга кала, – дип сөйләде Алина Маланчева. – Пациентлардан үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәүләрен, авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә табибка мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.
Табиб авыруның беренче билгеләре арасында ютәлне, сулыш алу авырлашуын, хәлсезлек тоюны, биш-алты көн дәвамында югары тән температурасы саклануын атады. Мондый билгеләр булганда ашыгыч ярдәм чакыртырга яисә температуралы авыруларны кабул итү боксына килергә кирәк.
– Килеп туган катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык район халкыннан эштә, җәмгыять туклануы урыннарында, кибетләрдә, хастаханәдә битлек режимын, метр ярым аралыкта дистанция саклауларын һәм кул гигиенасын үтәүләрен сорыйбыз, – дип искәртте доктор.
Нет комментариев