Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбендә мәктәпне тәмамлаучы турындагы истәлек мәңгеләштерелде

Мәктәпкә керү юлындагы диварда Риназ Кәлимуллин истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды

Риназ Равис улы Кәлимуллин 2022 елның октябрендә Украинада махсус хәрби операция бурычларын үтәүгә мобилизацияләнә, анда гранотометчы булып хезмәт итә. 

Аралашучан, ачык күңелле Риназ, Хәтер тактасын ачу уңаеннан митингны алып баручы сүзләренчә, мәктәптә укыган елларында сыйныф һәм гомуми мәктәп эшләрендә бик актив катнаша. Теләсә нинди эшкә теләп тотына һәм аны яхшы башкарырга тырыша. Риназ 11 сыйныфны тәмамлагач, «эретеп ябыштыручы» белгечлеге буенча «88 нче һөнәри лицей»да укуын дәвам итә. 

Вакытлы хезмәтне Ингушетиядә мотоукчылар гаскәрләрендә үтә. Кайнар ноктада хезмәт иткәне һәм хезмәт бурычларын намус белән үтәгәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 

2022 елның октябрендә Украинада махсус операция бурычларын үтәүгә мобилизацияләнә, анда гранатометчы булып хезмәт итә. 

Рядовой Кәлимуллин Ринат Равис улы 2024 елның 5 гыйнварында Новомихайловка авылы өчен сугышта яраланган хезмәттәшләрен коткарганда батырларча һәлак була. Вафатыннан соң батырлык ордены белән бүләкләнә. 

Район башлыгы Камил Гилманов, Риназ дөньяга килгән Красу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов катнашында узган митингта геройның якыннары катнашты. 

Район башлыгы сугышчының әнисе Рәзинә Зиннәтулла кызының авыр кайгысын уртаклашты. Риназның сыйныф җитәкчесе Светлана Пахомова аның тирә-юньдә булган хәлләр өчен битараф булмавы һәм җаваплы булуы турында җылы итеп сөйләде. 

Риназның әнисе Рәзинә Зиннәтулла кызы район җитәкчесенә, авыл җирлеге башлыгына, мәктәп администрациясенә һәм аның кайгысына битараф булмаган һәркемгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Митинг чәчәкләр кую һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев