Ветеринарлар һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке һәм шатлыклы мохиттә билгеләп үттеләр.
Район башлыгы Камил Гилманов ветеринария хезмәте белгечләренә җылы тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Сез үзегезнең намуслы хезмәтегез белән районның терлекчелек тармагы үсешенә, халыкның иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез, – дип билгеләп үтте ул. – Хезмәтегез өчен ихлас котлаулар кабул итегез. Чын күңелдән сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге һәм бәхет телим.
Ветеринария берләшмәсе коллективын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин да җылы котлады.
Хезмәттәшләрнең җылы алкышлары астында, район җитәкчесе санитар эксперт Валентина Карпухинага, ветеринария табибы Николай Ямановка – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын, ветеринария фельдшеры Люция Мясниковага, хисапчы Румия Мингалимовага – баш дәүләт ветеринария идарәсенең Мактау грамоталарын, ветфельдшер Людмила Федоровага, лаборант Ирина Крайновага баш дәүләт ветеринария идарәсенең Рәхмәт хатларын, берләшмә җитәкчесе урынбасары Айгөл Нәфыйгинага, баш эпизоотолог Сергей Яковлевка, ветеринария табибы Юлия Гареевага район башлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев