Экологик икеайлык кысаларында ветеринария берләшмәсе коллективы учреждение территориясен тәртипкә китерде.
Хезмәткәрләр бергәләп кыш дәвамында җыелган чүп-чарны җыештырдылар, агачларның корыган һәм зарарланган ботакларын кистеләр, шулай ук территорияне узган елгы яфраклардан чистарттылар. Бу чаралар янәшәсендәге территориянең тышкы күренешен яхшыртырга гына түгел, ә эшләү һәм ял итү өчен уңайлырак шартлар тудырырга да мөмкинлек бирде.
Коллективның якындагы планнарында – административ бина каршында чәчәкләр утырту һәм территорияне төзекләндерү.
Фото район ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Нет комментариев