Ветеранның нәселен биш буын берләштерә
Соңгы яңалыклар

Ветеранның нәселен биш буын берләштерә

Федоровка поселогыннан Наталья Артемьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бу көнне аның өендә җанлылык хөкем сөрде. Уллары һәм кызлары яраткан әниләрен истәлекле туган көне белән җылы котладылар. Туганнары һәм авылдашлары юбилей тантанасына өлкән кешене хөрмәтләп килделәр. Ветеранны юбилее белән тәбрикләргә район мәдәният йорты җитәкчесе Алексей Тимирясов та килде.

– Хөрмәтле Наталья Ильинична, сугыштан соңгы авыр елларда район иминлеге өчен куйган бәһасез хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Сезне район җитәкчелеге исеменнән олы юбилеегыз белән кайнар котлыйм, алдагы көннәрдә дә исәнлектә, иминлектә яшәвегезне телим.

Алексей Тимирясов район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловның тәбрикләү хатын ирештерде, ветеранга күчтәнәчләр белән гөлләмә бүләк итте. Авылның өлкән яшьтәге кешесен Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров та ихлас котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Наталья Ильиничнаның язмышы авыр һәм фаҗигалы була. Ул күрше Киса авылында туа. Бик иртә әнисез кала. Ятимнең язмышы баллы булмый, билгеле. Әмма ул шушы авыр елларда да сынмый, сыгылмый, барысын да түзем, сабыр булып кичерә ала. Тугыз яшеннән тормыш арбасын аттай җигелеп тарта башлый. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда колхоз эшләренә, яшь булуларына карамастан, бала-чагалар да җәлеп ителгән. Кыз сарыклар фермасында, басуда бил бөгә, урак өстендә уңышны ташуда ярдәм итә. Авыл балалары өчен эш һәрвакыт табыла. Менә шулай эш белән тәрбияләнеп буй җитә. 1955 елда Федоровка поселогы егете Валентин Артемьевка кияүгә чыга. Җаны-тәне белән хезмәттә була, балалар үстерә, лаеклы ялга киткәнче Яңа Аксубай кошчылык фермасында хезмәт куя, гектарлап чөгендер эшкәртә.

Артемьевлар өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Әбекәй кызы һәм улы тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Калган балалары да газиз әниләрен игътибарсыз калдырмыйлар, мөмкинлек булган саен аның янына ашыгалар. Артемьевлар нәселен биш буын берләштерә. Наталья Ильиничнаның бүгенге көндә ун оныгы, 14 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы бар. Олы яшькә җитеп, нәселне буыннар дәвам итүен белү – зур бәхет. Бәхеткә, күп балалы ананың барлык балалары да исән-сау. Улы Виктор нәсел фамилиясен бөтен Россиягә таныта. Ул иҗади шәхес, танылган рәссам, Чуаш Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы. Үзенең картиналарында ул туган якның табигатен, бала чактан таныш урыннарны, шулай ук аны чолгап алган, илһамландырган бар нәрсәне сурәтли. Узган җәйдә Аксубайда рәссамның картиналар күргәзмәсе узды. Ул иҗат иткән картиналар, авыл өенә узенчәлекле төсмер өстәп, туган йорты диварларында да урын алган.


Нет комментариев