Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ветераннарга юбилей медальләрен тапшыру тантаналары уза

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин райондашлар - Зинаида Тимофеевна Янилкинага, Рәҗәп Әхмәтяр улы Мөхәммәтшинга, Ольга Николаевна Янилкинага, җиңүгә керткән өлешләре һәм тыныч күк йөзе өчен олы хөрмәтен белдереп, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырды.

Тыл хезмәтчәннәренә Ил башлыгы Владимир Путинның Котлау телеграммасын ирештерде, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте һәм изге теләкләрен җиткерде.

– Сез тылда батырлык үрнәкләре күрсәтеп, фидакарь хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайттыгыз. Сез бүген дә сафта, яшьләргә матур үрнәк күрсәтәсез, аларны батырлык, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез, – дип билгеләп үтте Илшат Заһидуллин.

– Сезнең буын вәкилләренең тормышка, җәмгыятькә мөнәсәбәте хәзерге буын өчен үрнәк булып тора. Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең күңелегез белән һәрчак яшь булып калуыгызны телим, – дип котлады социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева.

Алар йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттеләр. Фронтта аяусыз җиңү өчен көрәшкәннәр, ә тылда фронтны азык-төлек, кием, хәрби запаслар белән тәэмин итү өчен көчләрен кызганмаганнар, кемдер мәктәптә балаларга белем биргән. Аксубай районы аларның тырыш хезмәте белән алга барган.

Зинаида Тимофеевна педучилищеда укуын, сугыш елларында мәктәптә балаларга белем бирүен бүгенгедәй хәтерли.

– Ашарга юк, бина ягылмый, чана белән утын ташый идек. Бармакларны да селкетә алмаслык булып куллар, аяклар туңа. Берничә кеше өчен эшли идек, иң мөһиме гаиләң тук булсын, – дип сөйләде ул.

– Ничә дистә еллар узгач, дәүләт һәм район җитәкчелеге тарафыннан игътибар һәм кайгырту тою күңелле, – дип рәхмәт укыды хезмәт ветераны Ольга Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев