Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветераннар Җиңү парадын махсус трибуналарда утырып караячак

Казандагы тантаналы чарада 20 фронтовик һәм тыл хезмәтчәне катнашачак.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Казанда Җиңү парадында катнашачак. Аларны Covid-19 коронавирусыннан саклау өчен махсус урыннар җиһазландырылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Россия баш санитар табибы күрсәтмәләре нигезендә ветераннар парадта катнаша ала, һәр төбәк буенча бик аз санда булырга тиеш. Алар өчен 1,5 метр дистанция калдырып, тамашачылар урыннары ясау һәм ян-яктан мәҗбүри рәвештә киртәләр куяю каралган. Шулай ук битлекләр һәм антисептиклар да кирәк», — диде спикер.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Казанда Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә узачак тантаналы чарада 20 фронтовик һәм тыл хезмәтчәне катнашачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев