Ветеран озын гомерлеләр нәселеннән
Иске Ибрай авылында яшәүче Разия Әхмәтвәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин мөхтәрәм ветеранны истәлекле туган көне белән тәбрикләде. Юбилярга сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде. Хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ветеран шулай ук күпьеллык фидакарь хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать үсешенә шәхси өлеш керткәне өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров имзасы куелган Рәхмәт хатына һәм район башлыгы Алмаз Мингулов исеменнән Рәхмәт хатына лаек булды. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов та ветеранга җылы котлау сүзләре җиткерде.
Разия Әхмәди кызы сугышка кадәр Иске Ибрай авылында дөньяга килә һәм аның гомере дә шушында уза. Алар гаиләдә өч кыз тәрбияләнеп үсәләр. Һәм бүгенге көндә дә өчесе дә исән-сау – олы апасына – 97, сеңелесенә 86 яшь.
Разия кечкенәдән тормыш арбасын җигелеп тарта, кул арасына керә башлау белән басу-кырда көнне-төнгә ялгап хезмәт куя.
Буй җиткәч шушы авыл егете Вазыйх Мингата улына кияүгә чыга. Ир белән хатын икесе дә гомер буена колхозда намуслы хезмәт куялар, өч балага гомер бүләк итәләр. Әмма анага бала хәсрәтен кичерергә дә туры килгән. Армиядән кайткан улының кинәт авырып, үлеп китүе ана йөрәгендә гомерлек әрнү калдыра. Иренең бакыйлыкка күчүенә дә 18 ел гомер узган инде.
Разия әбекәйгә гомер юлында күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, ул җор телле, күтәренке күңелле булып кала белгән.
Бүгенге көндә ветеран кызы Рәзилә һәм кияве Рамил гаиләсендә, барына шөкерана кылып, бәхетле картлык кичереп яши.
– Әбиебезне бик яратабыз, ул безнең өчен ныклык, сабырлык үрнәге. Аның янәшәбездә булуы безнең өчен әйтеп бетергесез зур бәхет, – диләр ветеранның оныклары.
Ул бүген дә биш вакыт намазын укый, әле быел да бер көн дә калдырмыйча ураза тоткан. Ә өч оныгы һәм бер оныкчыгы – аның энҗе бөртекләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев