Алып баручылар, сугышчының үлемсез батырлыгы якташларның йөрәкләрендә мәңге сакланачак һәм буыннан-буынга тапшырылачак дип, тирән хисләр белән сөйләделәр.
Дулкынландыргыч тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, мәктәп коллективы, укучылар, Иске Кыязлы һәм Кызыл Тау авыллары халкы, каһарманның якыннары, сыйныфташлары, иптәшләре катнашты.
Чара байрак күтәрү, РФ һәм РТ гимннарын башкару белән башланып китте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов хәрбинең әти-әнисенә, туганнарына улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде:
–Ул да меңләгән башка егетләребез кебек, Бөек илебезнең тыныч, ирекле киләчәге өчен көрәшкә басты. Гомеренең соңгы көненә кадәр Ватанына тугрылык саклады, – диде Алексей Тимирясов. – Бу безгә һәм сезгә, укучылар, гади малайлардан чын ир-егетләр, чын Ватан сакчылары үсеп чыкканын, аларның кулларына корал тотып Туган илне яклавын искә төшереп торсын. Ногъманов Рәшит Минзакир улы тыныч киләчәк хакына үз гомерен фида кылды. Без яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов рядовой Рәшит Ногмановның чын патриот булуын билгеләп үтте.
–Сугышчының исеме үзе белем алган мәктәп тарихына мәңгелеккә язылды. Ул Ватаныбыз өчен, тыныч күк йөзе һәм Туган илебезнең тыныч тормышы өчен һәлак булды, – ди ул. – Каһарманнарыбыз турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Шундый курку белмәс ул тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әнисе, якыннары алдында баш иям. Сугышчыларыбыз җиңү белән әйләнеп кайтсыннар!
Мәктәп директоры Фирдәүс Зәйдуллина исә үз чыгышында, Иске Кыязлы мәктәбен гади укучы булып тәмамлаган, ә бүгенгесе көндә чын герой булып, исеме мәктәп диварына мәңгелеккә уелып калган Рәшитне, бервакытта да үтенечкә каршы килми торган авылдаш иде дип искә алды. Укучыларга мөрәҗәгать итеп, мәгариф учреждениесе җитәкчесе аларны үз Ватанының шундый ук патриотлары булырга өндәде.
Хәрбинең әнисе Римма Рәфыйк кызы, улы турында сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмады.
– Рәшит хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе алгач та, куркып калмады. Кыска вакытлы ялга кайтканда да зарланмады, безгә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә тырыша иде, – диде ул. – Шушы истәлек тактасын куюда көчләрен керткән, ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау яшәгез, бала хәсрәтләре күрмәгез.
Авыл җирлеге башлыгы Җәмил Сөләйманов якташ-сугышчының тырыш, ярдәмчел һәм гадел кеше булып күңелләрдә сакланып калуын билгеләп үтте.
Мәктәпнең тарих укытучысы Искәндәр Могыйнов чарада катнашучылар алдында үзенең СВОда һәлак булган якташларына багышлап язган дулкынландыргыч шигырен укыды. Батыр уллар үстергән әниләргә багышланган җыр күңелләргә үтеп керде.
Батырларны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде.
Чараның иң тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгеле җитте. Истәлек тактасыннан ак җәймә төшерелде, хәрбинең якыннары, укучылар һәйкәлләргә рәхмәтле буыннан хәтер билгесе – кызыл канәферләр куйдылар.
Ногъманов Рәшит Минзакир улы 1989 елның 18 гыйнварында Кызыл Тау авылында хезмәт сөючән гаиләдә дөньяга килә. 6 яшендә беренче сыйныфка укырга бара. Бик тырыш, җаваплы укучы була. 2005 елда мәктәпне тәмамлый һәм туган авылында колхозда хезмәт юлын башлый.
2008 елны Армия сафларына алына, Саха Республикасының Тикси торак пунктында хезмәт итә. Ул хезмәт иткән хәрби часть командиры да, солдатның әти-әнисенә юллаган Рәхмәт хатында Рәшит турында бик җылы сүзләр генә яза, аның бик җаваплы кеше, ышанычлы иптәш икәнлеген әйтә.
Хәрби хезмәттән соң Рәшит Әлмәт шәһәрендә заводта тимер кыю цехында эшли. Хезмәттәшләре өчен үрнәк була.
2022 елның сентябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. “Мишәр” позывнойлы рядовой Ногъманов Рәшит Минзакир улы 50/560 нчы хәрби часте сугышчысы, 2025 елның 19 августында Луганск Халык республикасы территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була.
РФ Президенты Владимир Путин Указы белән дәүләт бүләгенә – “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән (вафатыннан соң).
Нет комментариев